Вак моториканы тергезү һәм саклап калу бөтен үзәк нерв системасының эшчәнлегенә уңай тәэсир итә.
«Физик активлык аша акыл эшчәнлеген яхшырту» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе шәфкать туташы Альбина Дәүләтшина кулларның вак моторикасын тергезүгә юнәлдерелгән дәрес үткәрде.
Технология физик һәм интеллектуаль күнегүләрдән торган комплекс булып тора. Дәресләр барышында шулай ук махсус күнегүләр җайланмалары кулланыла.
ГАУСО КЦСОН «Исток-Башлангыч»
Нет комментариев