Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кабановлар гаиләсе бүген Президент белән очраша

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханым республиканың үрнәк гаиләләре белән очраша. Анда безнең шәһәрдән Игорь һәм Роза Кабановлар гаиләсе чакырулы. Аларның гаилә тарихы моннан 31 ел элек языла башлый. Ике ул үстергәннәр, хәзерге вакытта ике оныкларын тәрбияләргә булышалар. Гаилә башлыгы - Игорь Павлович электромонтер укучысыннан башлап,...

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханым республиканың үрнәк гаиләләре белән очраша. Анда безнең шәһәрдән Игорь һәм Роза Кабановлар гаиләсе чакырулы.
Аларның гаилә тарихы моннан 31 ел элек языла башлый. Ике ул үстергәннәр, хәзерге вакытта ике оныкларын тәрбияләргә булышалар. Гаилә башлыгы - Игорь Павлович электромонтер укучысыннан башлап, "Лениногорскнефть" идарәсе цехы начальнигына кадәр зур хезмәт юлын үтә. Әфганстандагы хезмәте өчен "Батырлык өчен" һәм башка медальләр иясе, "Татнефть" җәмгыятенең мактаулы нефтьчесе".
Хатыны Роза Мөҗәһит кызының беренче карашка ук иҗат кешесе булуын аңларга мөмкин. Синтезатор, фортепиано, гитарада уйнаучы, музыка, шигырьләр иҗат итүче Роза ханым балалар бакчасында тәрбияче, музыка белгече, мөдир булып эшләгән, хәзерге эшләү урыны - "Лениногорскнефть" идарәсенең нефть һәм газ табу цехы.
Казанга барыр алдыннан Кабановлар һәм шәһәр-районда яшәүче тагын алты үрнәк гаилә район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашты. Әлеге чара ЗАГС бүлегендә - чәй табыны янында барды. Болар - тормыш сынауларына бирешмичә, авырлыклар алдында баш имичә, бер-берсен хөрмәт итеп күп еллар бергә яшәүче гаиләләр. Бөтенесе диярлек "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале иясе.
Никифоровлар гаиләсен шәһәребездә белмәүче кеше юктыр. Алар икесе дә медицина хезмәткәре: Валерий Дмитриевич балалар хирургы, күп еллар балалар хастаханәсенең хирургия бүлеген җитәкли, Әлфия Низаметдин кызы шәфкать туташы. 29 ел бергә яшәүче гаилә 9 бала тәрбияли: дүртесе - үзләренеке булса, бишесе - тәрбиягә алган ятимнәр. Ике балалары инде үзләре табиб.
Хәдит һәм Миңнебану Габидуллиннар булганына шөкер итеп Тимәштә яшәүче үрнәк гаиләләрнең берсе. 52 ел бергә гомер итү дәверендә өч ул тәрбияләп үстергәннәр, җиде оныгы үсеп буй җиткән. Хәдит ана беренче нефть табучыларның берсе булса, Миңнебану ханым 40 ел хезмәт стажы булган укытучы.
Ирле-хатынлы Урмышлы мәдәният йортында эшләүче Ринат һәм Ландыш Локмановлар гаиләсе 26 ел бергә яши. Биш бала үстергәннәр, хәзерге вакытта аларның зур гаиләсендә өч онык үсеп килә. Алар киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел булулары белән авылдашларының ихтирамын казанган.
Яңа Чыршылыда гомер итүче Мәҗит һәм Гөлчәчәк Вилдановлар 50 ел бер-берсенә кирәк, терәк булуны тоеп яши. Өч кыз тәрбияләп үстергән гаиләнең бүгенге көндә авыл халкы алдында йөзләре ак, картлыклары тыныч һәм бәхетле.
Чулпан һәм Роза Шаһиевларлар - 48 ел бергә. Алар икесе дә гомер буе үз эшләренә бирелгән, җәмәгать тормышында актив кешеләр. Күп санлы Мактау грамотасы, Рәхмәт хаты ияләре.
Яңа Иштирәктә яшәүче Рәдис һәм Әнисә Зыятдиновларны авылдашлары кайгы-хәсрәтне күп күрсәләр дә, бирешмәгән, тормыш сынауларын лаеклы узган гаилә буларак хөрмәт итә. Ике уллары фаҗигагә юлыкканнан соң аларны үлемнән гаиләдәге мәхәббәт, ышаныч, рух ныклыгы саклап калырга ярдәм итә.
Очрашуга килгән гаиләләрне Рәхмәт хаты һәм чәчәк бәйләмнәре белән бүләкләгәндә район башлыгы Рәгать Хөсәенов:
-Сезнең кебек уегыз бер, эшегез уртак булган гаиләләр җәмгыятебезгә бик кирәк, бик күпләргә үз үрнәгегездә ничек яшәргә кирәклеген күрсәтәсез, - диде.
Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Ринат Шәфигуллин да аларга соклануын белдерде:
-Төрле өлкәдә эшләп, уңышка ирешкәнсез, шул ук вакытта матур гаилә булып яшәвегез белән башкалар хөрмәтенә ия булгансыз, - диде.
Казанда узучы Рөстәм һәм Гөлсинә Миңнехановлар белән очрашудан кайткач дулкынландыргыч мизгелләр турында Кабановлар балалары, оныкларына бу хакта кат-кат сөйләр, Президент белән төшкән фоторәсемнәр алар яшәгән якты, зур йортның түрендә урын алыр, дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент

2
X