Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кара елан чакса, нишләргә

Быел республикада кара еланнар (гадюка) бик активлашкан. Май уртасыннан башлап 26 кешене чаккан алар. Бәхеткә, безнең район һәм шәһәрдә яшәүчеләр арасында еланнардан зыян күрүчеләр юк. Балык Бистәсе, Тәтеш, Буа районнарында кара еланның аеруча еш очравы билгеле. Белгечләр фикеренчә, кызу көннәрдә еланнар салкынча урынны эзләп су буйларына, күләгәле урыннарга шуыша. Кешеләр...

Быел республикада кара еланнар (гадюка) бик активлашкан. Май уртасыннан башлап 26 кешене чаккан алар. Бәхеткә, безнең район һәм шәһәрдә яшәүчеләр арасында еланнардан зыян күрүчеләр юк.

Балык Бистәсе, Тәтеш, Буа районнарында кара еланның аеруча еш очравы билгеле. Белгечләр фикеренчә, кызу көннәрдә еланнар салкынча урынны эзләп су буйларына, күләгәле урыннарга шуыша. Кешеләр дә эсседән шул урыннарда котылу юлын таба. Шунысын онытмаска кирәк: елан кешегә беренче булып ташланмый, алай-болай өстенә бассалар, үзен-үзе яклау реакциясе калка. Шуңа да урман сукмагында яисә агач төбендә юлыксагыз, сезне күреп, ыслый башласа, бу очракта кискен рәвештә хәрәкәт итмичә генә, аның яныннан ераккарак китәргә кирәк. Озын кунычлы резин аяк киеме, тәнгә сыланып тормый торган чалбар елан чагуыннан сакларга мөмкин. Кеше күп булган урыннарны кара елан яратмый: ял итү базалары, дача йортлары тирәсенә якын килми диярлек.
Кара елан чакса, нишләргә?
1. Һич кенә дә паникага бирелергә ярамый. Күләгәле урынга ятарга, аяклар баштан өстәрәк булырга тиеш. Ашыгыч ярдәм чакыртырга.
2. Беренче 10-15 минут эчендә агуын, бармаклар белән баскалап, ярадан чыгарырга тырышырга.
3. Күп итеп чиста су эчертергә. Ул организмнан агу тизрәк чыксын өчен кирәк.
4. Мөмкинлек булса ярага салкын әйбер куярга.
5. Хастаханәгә яткан килеш кенә илтергә кирәк.
Кара елан чаккан очракта ЯРАМЫЙ:
-спиртлы эчемлек;
-жгут салу;
-чаккан урынны кисү;
-ярага әйбер сөртү;
-кан тамырларын киңәйтүче һәм кан басымын күтәрүче дару эчү.
Галия Сенжапова,
гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе
буенча укыту-методик үзәк укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев