Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Каргинов экипажы ралли-рейд «Дакар»да җиңүче булды

Бүген «Дакар-2020» ралли-рейд узышлары төгәлләнде.

Андрей Каргинов җитәкчелегендәге «КАМАЗ-Мастер» командасы ралли-рейд «Дакар»да җиңүче булды, дип хәбәр итә https://tatar-inform.tatar

Команда 12 этапны 46 сәгать 33 минут һәм 36 секундта үтәп чыкты.

Гомуми зачетта икенче урынны тагын бер «КАМАЗ-Мастер» вәкиле Антон Шибалов экипажы яулап алды. Ул Каргиновтан бары тик 42 минут һәм 26 секундка калышкан.

Өченче урынга Белорусиядән Сергей Вязович экипажы лаек булган. Ул лидерлардан 2 сәгать 4 минут һәм 42 секундка артта калган.

«КАМАЗ-Мастер»  командасының  җитәкчесе Владимир Чагин  “Дакар-2020” ралли-редындагы җиңүне  ТАССРның 100 еллыгына багышлаган.

Узышта катнашкан һәр машинаның алгы панелендә ТАССРның 100 еллыгы логотибы урнаштырылган иде.

 

https://tatar-inform.tatar

http://almet-rt.ru/news/sport-2/andrey-karginov-ekipazhy-dakar-2020-ralli-reydy-ichese

Фото: kamazmaster.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X