Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

КАРТАГА ЯТ АКЧА КҮЧСӘ...

БЕЗНЕ НИЧЕК АЛДЫЙЛАР?

 


Кайбер төбәкләрдә гражданнарга аларның рөхсәте һәм гаризасыннан башка бурычка микрозаймнар бирү кебек мошенниклык схемасы очрый икән.
— Тверьдә бер инженерның банк счетына 45 мең сум күчергәннәр. Реквизитлар булмау сәбәпле, ул әлеге акчаны кире кайтара алмаган. Бер атнадан соң ир-атка башка шәһәрнең микрофинанс оешмасы вәкиле шалтыратып, заемны каплавын сораган. Ир-ат акчаны кире зур кыенлык белән кайтаруга ирешкән, — дип яза “Российская газета”. Әмма акча, аның счетында яту сәбәпле, бер тәүлеккә 3 %ка диярлек арткан. Тиздән ир-атка Ростов өлкәсеннән коллекторлар шалтыратып, бурычын — арткан процентларны сатып алулары хакында белдергән. Шуңа охшаш хәл күптән түгел Екатеринбургта да булган.

Юрист Анна Юфа, счетка ят акча күчкән очракта, бу хакта үзегезнең карта ачылган банкка хәбәр итәргә һәм акчаның ялгыш күчүе турында гариза язарга киңәш итә. Акчаны кире кайтару белән клиентның язмача гаризасы буенча банк шөгыльләнергә тиеш.

https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_9001%2Fall

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев