Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Касса аппаратыннан башка эшләгән эшмәкәрләргә штраф салачаклар

Россия Федераль салым хезмәте «Базарда намуссыз сатуны бетерү» бөтенроссия проектының икенче этабын башлап җибәрде.

Әгәр ел башында кассадан башка эшләүче эшмәкәрләргә кисәтү генә ясасалар, хәзер хокук бозучыларга җитди җәза яный.

Контроль-касса техникасыннан башка эшләүче шәхси эшмәкәрләр җыелган акчаның дүрттән бер өлешеннән алып икедән бер өлешенә кадәр, ягъни кимендә 10 мең сум күләмендә административ штраф түләргә тиеш була. Юридик затларга шундый хокук бозу өчен касса кулланмыйча җыелган акчаның дүрттән өч өлешеннән алып тулы күләмдә яки 30 мең сумга кадәр штраф билгеләнәчәк.

«Әгәр хокук бозу кабатланса, шәхси эшмәкәрләрне һәм юридик затларны өч айга кадәр эшләрен туктатып тору көтә», — дип аңлатты Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе оператив контроль бүлеге башлыгы Андрей Алешин.

https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев