Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда «1100-еллык» кысаларында Коръәннең кулъязма мүсхәфенең беренче аяте язылды

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 9 нчы көнендә (12 гыйнварда), Казанның «Кол Шәриф» мәчетендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръәннең кулъязма мүсхәфен язуга багышланган яңа проекты тәкъдим ителде.

 

Тантаналы чара Коръән аятьләре укудан башланды. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия ислам гыйлеме өчен проектның әһәмияте турында чыгыш ясады. «Ислам каллиграфиясе дигән мөһим фән булган, без кириллицага күчкәч, бу фән онытылды, югалды. Бу фәннең нигезе — Коръән язуы. Галимнәр халкыбызда булган, Коръән бик күп тапкыр кулдан язылган. 1803 елдан алып Коръән басыла башлады, Казанда 172 тапкыр басмага бирелде. Ләкин нишләптер фән югалды. Фәнне яңартып, бу эшне башлыйбыз», — диде мөфти.

Ул бу эш борынгы китапларга таянып башкарылачагын әйтте. Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиев китапларына нигезләнеп эшләячәкләр. Мөфти сүзләренчә, бу бик җентекле, дәвамлы эш. «Бер битне язу өчен ике көн вакыт кирәк. Язып бетергәнче ике-өч еллап вакыт узар әле. Һәр каллиграф Коръән язу турында хыяллана», — диде. Камил хәзрәт Сәмигуллин исламны рәсми кабул итүнең 1100 еллыгы мөһим дата булуын билгеләп узды. «Ислам бу илдә ят дин түгел, читтән килмәгән, Русьта чукындыру башланганчы ук, 922 елда ислам барлыкка килгән», — диде.

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин исламны кабул итүнең 1100 еллыгы әһәмиятен билгеләп узды. «Бу бәйрәмгә багышланган китаплар басыла, Коръән Кәрим басылачак, дәреслекләр чыгачак. Ләкин күп эшләр бәйрәм булган елны гына түгел башкарылырга тиеш, уңга-суңга тайпылмыйча, динне, телебезне какшатмыйча, ата-бабалардан килгән матур гадәтләрне югалтмыйча, саклап, балаларга, оныкларга җиткереп яшәргә кирәк. Аллаһының берлегенә ышану, рухи кыйммәтләрне саклау — олы мирас», — диде мөфти.

 

https://tatar-inform.tatar/news/religion/12-01-2022/kazanda-1100-ellyk-kysalarynda-kor-nne-kul-yazma-m-sh-fene-berenche-ayate-yazyldy-5847004

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев