Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дизель ягулыгы арзаная, бензин бәясе үзгәрми

11 марттан 18 мартка кадәр Казанда барлык маркалы бензин бәясе алдагы атна дәрәҗәсендә калган, ә дизель ягулыгының бәясе кими.

Бер атнада дизель ягулыгы бәясе 0,1 процентка кимегән. Шулай итеп, бер литр «дизель» бәясе 52,5 сумга кадәр төште. Әмма, узган елның декабренә караганда, бәя 3,1 процентка югарырак. Бу турыда Татарстанстат хәбәр итте.

АИ-92, АИ-95 һәм АИ-98 маркалы бензин бәяләре бу чорда элеккеге дәрәҗәдә калган. АИ-92 маркалы бензинның бер литры 46,2 сум тора, АИ-95 — 49,9 сум, ә АИ-98 — 59 сум.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россиядә мотор ягулыгына бәяләр кимү тенденциясе 1,5 елга беренче тапкыр күзәтелгән.  

https://tatar-inform.tatar/news/business/25-03-2022/kazanda-dizel-yagulygy-arzanaya-benzin-b-yase-zg-rmi-5852088

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бензин цена на бензин 2022 год