Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда фонтанда 6 яшьлек малайның бармаклары өзелгән

Казандагы бер фонтанда 6 яшьлек бала авыр яраланганнан соң, «Иминлек таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше ачылды.

Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Баланың имгәнүе турында хәбәр социаль челтәрләрдә таралган. Якынча мәгълүматлар буенча, Казанга Свердловск өлкәсеннән гаиләсе белән килгән малайның «җырлый торган фонтанда» өч бармагы өзелгән. Ике бармакны табиблар тегеп куя алган.

Тикшерүчеләр әлеге хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклый.

Бу факт буенча республика прокуратурасы тикшерү уздыра, дип хәбәр итте Татарстан прокуроры ярдәмчесе Яна Невмержицкая.

 Кечкенә малайның бармаклары өзелгәннән соң, участокны карау өчен Тышкы төзекләндерү комитеты һәм фонтанга хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре, шулай ук парклар һәм скверлар дирекциясе килгән. Башкарма комитет хезмәткәрләре баланың әти-әнисе белән элемтәгә чыккан һәм ярдәм тәкъдим иткән.

Шулай ук шәһәрнең башкарма комитетында аңлатуларынча, әлеге фаҗиганең килеп чыгу сәбәбе ачык мәсьәлә булып кала. Видеокүзәтү камералары язмаларын карау төгәл җавап бирә алмый, ә әти-әнисе улларының бармагы өзелгән мизгелне үзләре күрмәгән.

«Бөтен илдә мондый фонтаннарга шундый ук рәшәткәләр куела – һәм мәгълүм булганча, элек мондый фаҗигаләрнең булганы юк иде. Үзеннән-үзе мондый хәл килеп чыгу өчен рәшәткәнең читләре шулкадәр очлы түгел. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклангач, тиешле чаралар кабул ителәчәк. Шәһәр моның төгәл сәбәбен ачыкларга һәм фонтаннарның имин булуына ышанырга тиеш», – дип сөйләделәр Казан мэриясендә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев