Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда ир-ат белән бала боз астына киткән

Казанда Идел елгасында тирән карда йөри торган автомобильдә (снегоход) боз астына киткән ир-ат белән баланы балыкчы коткарган. Бу хакта бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу һәлакәт кичә 12.30 сәгатьтә Иске Победилово торак пункты янында булган. Ике кеше утырган кар машинасы боз...

Казанда Идел елгасында тирән карда йөри торган автомобильдә (снегоход) боз астына киткән ир-ат белән баланы балыкчы коткарган. Бу хакта бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.


Бу һәлакәт кичә 12.30 сәгатьтә Иске Победилово торак пункты янында булган. Ике кеше утырган кар машинасы боз астына китүе турындагы хәбәр 12.30 сәгатьтә «ГЛОНАСС +112» системасы буенча килгән.

Зыян күрүчеләрне исә балыкчы коткарган. Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана. Лениногорскилылырга да боз өстендә сак булу зыян итмәс. Чөнки боз әлегә юка, дип хәбәр итүгә карамастан, шәһәрдәге күллекләрнең нәкъ уртасына кереп, балык тотучылар күренгәли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лед