Татарстанда студентлар отрядларында катнашучыларны һөнәри укытуның көзге этабы башланды. Ел ахырына кадәр 2 676 яшь кеше түләүсез эшче һөнәре алачак.
2026 елда республикада өстәмә квалификацияне 5,5 меңнән артык студент үзләштерәчәк: 2 895 кеше язын әзерлек узган инде, тагын 2 676 кеше көзен укый башлаячак. Дәресләр республика муниципалитетларындагы югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары базасында оештырыла.
Студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге директоры, Россия студентлар отрядларының Күзәтчелек советы рәисе урынбасары Василий Ислаев билгеләп үткәнчә, эшче белгечлекләр буенча һөнәри белем алу – системалы эш, ул студентларга кирәкле һөнәр алырга һәм студотрядлар составында гарантияле эшкә урнашырга мөмкинлек бирә. Аның сүзләренчә, программа яңа квалификацияне үзләштерергә генә түгел, аны агымдагы хезмәт сезонында гамәлдә кулланырга да мөмкинлек бирә.
Промышленност иң кирәкле юнәлеш булып кала: яз көне бу өлкәдә 39 эшче һөнәр буенча 1 426 кеше укыган – гомуми санның 49,2% ы. Шулай ук авыл хуҗалыгы, сервис һәм туризм, төзелеш һәм балалар ялын оештыру өлкәсендәге һөнәрләр дә популяр. Иң сайлап алынган белгечлекләр арасында-вожатый, электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, авыл хуҗалыгы производствосында тракторчы-машинист, официант һәм пилотсыз авиация системалары операторы.
Татарстан студентлар отрядларының эшчәнлеге «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатлары нигезендә яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан координацияләнә.
татар-информ
Нет комментариев