6 декабрь көнне Казан шәһәренең Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында «Медиакубок» беренче киберспорт турниры үткәреләчәк.
Counter-Strike 2 буенча турнирда 12 команда, һәр командада 5әр кеше рөхсәт ителә. Гаризалар 2024 елның 8 ноябренә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://clck. ru/3DqGTp Катнашу бушлай.
Турнир «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм цифрлар министрлыгы ярдәмендә Татмедиа Neo һәм Cyber Park Arena контент-үзәк ярдәме белән оештырыла.
16+
Нет комментариев