Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда сайлау көнне «Мин тавыш бирдем!» билеты белән концерт карап була

11-13 сентябрь көннәрендә сайлауда тавыш бирүчеләр «Ак Барс Арена» стадионы янында якшәмбе интерактив программасын карый ала.

Һәр сайлаучыга «Я проголосовал! /Мин тавыш бирдем!» беләзеге рәвешендә чакыру билеты тапшырыла. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйрәм 13 сентябрь көнне 12.00 сәгатьтә башлана. «Ак Барс Арена» янындагы территория берничә мәйданчыкка бүленеп, тамашалар күзәтергә мөмкин булчак.

Әнвәр Нургалиев (16.10), Гүзәл Уразова (16.45), DABRO төркеме (18.00), Клава Кока (18.30), Нюша (19.10), Салават Фәтхетдинов (19.50), Валерия (20.00) һәм Хор Турецкого (21.00) чыгышы программаның кульминациясе булыр дип көтелә.

Бәйрәм салют белән тәмамлана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев