Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда шартлау! Зыян күрүчеләр бар

Бүген Казанда Обнорский урамындагы "Техгазсервис" территориясендә кислород баллоны шартлаган, бер катлы бинаның стеналары өлешчә җимерелгән, дип хәбәр итә «Интертат" сайты. Гадәттән тыш хәл турында иртәнге сәгать 9 тулып киткәч хәбәр ителә. Әлеге берләшмә газ баллоннары тутыру белән шөгыльләнә. Һәлакәт аркасында зыян күрүчеләр дә бар - җимерекләр арасында калган бер кеше...

Бүген Казанда Обнорский урамындагы "Техгазсервис" территориясендә кислород баллоны шартлаган, бер катлы бинаның стеналары өлешчә җимерелгән, дип хәбәр итә «Интертат" сайты.
Гадәттән тыш хәл турында иртәнге сәгать 9 тулып киткәч хәбәр ителә. Әлеге берләшмә газ баллоннары тутыру белән шөгыльләнә. Һәлакәт аркасында зыян күрүчеләр дә бар - җимерекләр арасында калган бер кеше коткарылган. Якынча мәгълүматлар буенча җимерек арасында тагын бер кеше калу ихтималы бар, дип хәбәр итә Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан