Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда яшәүче хатын-кызны автобуста битлексез барган өчен штрафка тартканнар

Полиция хезмәткәрләре татарстанлылар кибеттә һәм транспортта битлек кияме-юкмы икәнлеген тикшерә.

 

Казанда яшәүче хатын-кызны автобуста битлексез барган өчен штрафка тартканнар.

 Яңа Савин районында битлек режимын бозучыларны ачыклау максатыннан рейд узды. Полиция хезмәткәрләре үзләре кергән беренче автобуста ук иминлек чараларын үтәмәгән бер кызны күреп ала.

«Мин автобуста хастаханәдән кайтып килә идем. Битлекне шунда онытып калдырганмын», - дип акланды кыз автобустан чыкканда.

Кызга тукталышта ук беркетмә төзеделәр. Хәзер аңа бер меңнән утыз мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

Бер сәгать эчендә полицейскийлар битлек режимын бозган өч кешене очратты һәм алты пассажир белән профилактик әңгәмәләр үткәрде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев