Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанның Галиев мәчетеннән Корбан гаетен туры эфирдан карап булачак

Төп чаралар Галиев мәчетеннән 20 июльдә иртәнге 2.30 сәгатьтә күрсәтелә башлаячак.

20 июльдә, Казан шәһәренең Галиев мәчетеннән Корбан бәйрәменең турыдан-туры трансляциясе оештырылачак.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстан мөселманнарының башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазен һәм мәчеткә килгән мөселманнарның җәмәгать белән укыган гает намазын туры эфирда «ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета» һәм «Хозур ТВ» телеканалларында, шулай ук ТР Диния нәзарәтенең dumrt.ru сайтында һәм «Хозур ТВ»-ның YouTube-каналында күзәтеп булачак.

«Хозур» ТВ каналларында республиканың гает хөрмәтеннән узган төп чаралары Галиев мәчетеннән 20 июльдә иртәнге 2.30 сәгатьтә күрсәтелә башлаячак. «ТНВ Татарстан» һәм «ТНВ Планета» тамашачылары туры эфирга иртәнге 3.10 сәгатьтә кушыла алачак. Бу вакытта Коръән укуны ишетеп булачак. 3.30да мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин гадәттәгечә Татарстан өммәтенә гает вәгазе белән мөрәҗәгать итәчәк. Аңа ияреп җәмәгать белән укылган гает намазын иртәнге 4.00-дә карап булачак.

Корбан гаетенең трансляциясен шулай ук кабатлау рәвешендә дә карарга мөмкин булачак. 20 июль көнне «ТНВ Татарстан» каналында ул 09.00 сәгатьтә, «ТНВ Планета» каналында 12.20 сәгатьтә күрсәтеләчәк.

 

https://tatar-inform.tatar/news/religion/19-07-2021/kazanny-galiev-m-chetenn-n-korban-gaete-tury-efirda-k-rs-tel-ch-k

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев