Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск полицейскилары көчләүдә шикләнелгән элеккеге юл-патруль хезмәте инспекторын тоткарлады

Татарстанда көчләүдә шикләнелгән элеккеге юл-патруль хезмәте инспекторы тоткарланган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

 

Кичә җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә аеруча авыр җинаять кылган өчен эзләнүдә булган ир-атны тоткарлаган.

Лениногорск полицейскийлары балигъ булмаган кызны көчләүдә шикләнелүче ир-ат шәхесен март башында ук ачыклаган булган. Ул тикшерү органнарыннан качып йөрүче юл-патруль хезмәте инспекторы булып чыга.

Ул эчке эшләр органнары хезмәткәре дәрәҗәсенә тап төшергән җинаяте өчен эштән хезмәт тикшерүе нәтиҗәләре нигезендә азат ителгән. Моннан тыш, аның турыдан-туры җитәкчеләре катгый дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев