Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көчле җил булу сәбәпле, Екатеринбургтан килә торган самолет Казанда төшә алмаган

Екатеринбургтан килә торган самолет, көчле җил булу аркасында, Казан аэропортына төшә алмаган. Бу хакта Е1 басмасы хәбәр итә.

 

Кичә Казан аэропортына төшәргә тиешле «Руслайн» авиакомпаниясе очкычы Екатеринбургка кире әйләнеп кайткан. Көчле җил булу сәбәпле, лайнер аэропортка төшә алмаган.

Моны күргән кешеләр хәбәр иткәнчә, һава судносы Казан аэропорты өстендә 30 минутка якын очканнын соң, Екатеринбургка кире әйләнеп киткән.

Басма мәгълүматлары буенча, самолет бүген иртәнге алтынчы яртыда Казанга очарга тиеш булган.

«Казан» Халыкара аэропортының матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, һава торышы начар булу аркасында Екатеринбург рейсы чыннан да берничә сәгатькә тоткарланган.

«Шунысын да искәртергә кирәк: фактик һава торышында аэропортка төшү-төшмәү турындагы карарны экипаж командиры кабул итә. Хәзерге вакытта Екатеринбургтан килүче һава судносы Казан аэропортына төшеп утырды», - дип искәртте Гадел Гатауллин.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X