Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Керкәле мәктәбе музее яңа экспонатларга баеды

Керкәле мәктәбендәге Җәмит һәм Галия апа Рәхимовларның музей бүлмәсе тагын берничә экспонатка баеды. Галия апа Санкт-Петербургтан ялга кайткан улы Камил белән элекке замандагы патефон, телевизор хәтле "Звезда" радиосын бүләк итте. Алар - Җәмит ага яшәгән, иҗат иткән чорның чагылышы булып тора. Улы Камил: "Сакланып калган элекке заман әйберләре әтиемнең музей...

Керкәле мәктәбендәге Җәмит һәм Галия апа Рәхимовларның музей бүлмәсе тагын берничә экспонатка баеды.
Галия апа Санкт-Петербургтан ялга кайткан улы Камил белән элекке замандагы патефон, телевизор хәтле "Звезда" радиосын бүләк итте. Алар - Җәмит ага яшәгән, иҗат иткән чорның чагылышы булып тора. Улы Камил: "Сакланып калган элекке заман әйберләре әтиемнең музей бүлмәсен тагын да җанландырыр, дип уйлыйм", ди.
Музейга элегрәк бүләк ителгән экспонатлар турында да сөйләп үтте. Мәсәлән, Җәмит аганың өстәле өстендә язу машинасы тора.
- Әти шоп-шоп баса да баса иде. Аннары арый, аны әни алыштыра. Шулай таңга хәтле эшлиләр. Ә иртән торгач, кайчак, әти шулхәтле вакыт эшләгән кәгазьләрен ертып аткан була. Алар миңа шул хәтле кызганыч була иде, дип исенә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей

2
X