Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кешене өмет яшәтә

Мәдәният сараенда Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, "Ышаныч. Өмет. Мәхәббәт һәм Акыллылык" дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Аңа шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов чакырылган иде. Бәйрәмне ачып, алып баручылар "Уңайлы мохит" программасына тукталдылар. Аның нигезендә, Геофизика поселогында урнашкан 13 нче мәктәп 12 компьютер комплекты белән тәэмин ителгән. Дистанцион укыту нәтиҗәсендә, физик мөмкинлекләре...


Мәдәният сараенда Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, "Ышаныч. Өмет. Мәхәббәт һәм Акыллылык" дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Аңа шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов чакырылган иде.


Бәйрәмне ачып, алып баручылар "Уңайлы мохит" программасына тукталдылар. Аның нигезендә, Геофизика поселогында урнашкан 13 нче мәктәп 12 компьютер комплекты белән тәэмин ителгән. Дистанцион укыту нәтиҗәсендә, физик мөмкинлекләре чикләнгән 2 бала бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырган.

Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов инвалидларны бәйрәм белән котлап, теләкләрен җиткерде:

- 3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне дип игълан ителсә дә, республика аны инвалидлар ункөнлеге буларак билгеләп үтә.

Сез - безгә үрнәк. Мөмкинлегегез чикләнгән булуга карамастан, сез күтәренке кәеф, көр күңел белән һәр эштә, һәр чарада актив катнашасыз. Сезнең рухи яктан көчле булуыгыз, авырлыклар алдында югалып калмавыгыз сокландыра.

Һәрвакыт якыннарыгыз янәшәгездә булсын. Аларның җылысын, игътибарын тоеп яшәгез. Сезгә җан тынычлыгы, исәнлек, сабырлык юлдаш булсын, - диде шәһәр башлыгы.

Кичәне Мәдәният сараеның халык фольклор ансамбле, "Желание летать", "Елмай", "Пируэт" төркемнәре, Шөгер вокаль ансамбле һәм Александр Володин җитәкчелегендәге 14 нче коррекцион мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев