Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

КФУ галиме әбиләр чуагы алдыннан көннәр суытырга тиешлеген әйтте

Быел сентябрьнең беренче атнасында һава температурасы нормадан 4-5 градуска югарырак булачак, дип фаразлый КФУ галиме Юрий Переведенцев.

Әбиләр чуагы, гадәттә, сентябрь уртасында яки айның икенче яртысында була, дип белдергән профессор КФУ сайтына. Әбиләр чуагы башланганчы, берничә көн салкын булырга тиеш.

«Әлегә әбиләр чуагы кайчан буласын фаразлый алмыйбыз. Әмма, гадәттә, ул һәр ел саен була. Быел дә әбиләр чуагын күрербез дип өметләнәм», — дип белдерә КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире.

Быел августта һава температурасы нормадагыча булган.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/30-08-2020/kfu-galime-bil-r-chuagy-aldynnan-k-nn-r-suytyrga-tieshlegen-ytte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев