Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

КФУ профессоры Татарстанда киләсе кышка фаразларын әйтте

КФУның Экология һәм табигатьне файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев киләсе кыш турында фаразларын сөйләде.

 

Күптән түгел Казанда яуган кар турында сөйләгәндә, Переведенцев бу кыска вакытлы кар катламы, һәм ул, гадәттә, эри, диде. Тотрыклы кар катламы 18-21 ноябрьдә ята. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, ноябрь, декабрь һәм гыйнвар айларында температура норма чикләрендә булачак.

«Кыш азагы — февраль–март айларында температура нормадан югарырак була», — дип китерә профессор сүзләрен КФУ медиаүзәге.

Хәзерге вакытта һава торышы төбәккә көнбатыштан килә торган һава массалары белән билгеләнә.

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/ecology/22-10-2020/kfu-professory-tatarstanda-kil-se-kyshka-farazlaryn-ytte-5780621

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев