Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күгәрченнәр – кеше сәламәтлеге өчен куркыныч!

Күгәрченнәр нинди инфекцияләр кичерә һәм аларны кулдан ашатырга ярыймы?

Табиб-инфекционист, медицина фәннәре кандидаты, клиник-диагностика лабораториясе баш табибы Андрей Поздняков җавап бирә:

– Шәһәр паркларында кошларны ашату-олылар арасында да, балалар арасында да популяр шөгыльләрнең берсе.
Тукландырыла торган каурыйлылар кешеләрдән курыкмый һәм ризыкны кулдан диярлек ала. Әмма бу, беренче карашка, зарарсыз тоелган күңел ачу чарасы сәламәтлек өчен зур проблемалар тудырырга мөмкин.
Шәһәр күгәрченнәре 90га якын инфекция кичерә, шуларның 10сы – кешегә күчә торган йогышлы авырулар. Алар арасында иң киң таралган орнитоз (пситтакоз), сальмонеллез, кампилобактериоз, листериоз, туляремия, криптококкоз да бар.
Моннан тыш, күгәрченнәрдә кайбер бөҗәкләр, мәсәлән, борча яки талпаннар була. Алар да кешегә күчәргә мөмкин. 

http://shahrikazan.ru/news/sorau-avap/kgrchennr-keshe-slamtlege-chen-kurkynych

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев