Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халык санын алу эшләми торган көннәрдә дә дәвам итәчәк

Бөтенроссия халык санын алу гадәти режимда узачак, исәпкә алучылар йорт хуҗалыкларын йөреп чыгачак, әмма үзләрен дә, халыкны да вирустан саклау чаралары көчәйтеләчәк.

 

Исәпкә алучылар кирәкле шәхси саклану чаралары, битлекләр һәм перчаткалар белән тәэмин ителгән.

Наталья Гатауллина хәбәр иткәнчә: «30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәрдә КФҮтә урнашкан һәм стационар исәпкә алу участоклары гадәти режимда эшләячәк. Аларга өйдә яки "РФ Дәүләт хезмәтләре" порталында анкета тутыру мөмкинлеге булмаган кешеләр мөрәҗәгать итә ала. Шул ук вакытта КФҮ Интернетка керү мөмкинлеге булган компьютерлар белән җиһазландырылган. Үзегезгә уңайлы - йорт яки эш белән янәшәсендәге участокны сайлагыз".

Бөтенроссия халык санын алуны узу өчен стационар исәпкә алу участокларының актуаль эш графигы һәм адреслары Татарстанстат сайтында урнаштырылган https://tatstat.gks.ru/vpn2020

Татарстанстат кайнар линия телефоны (843) 221-78-78

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев