Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев: «Бик чишенеп бетмәгез, әле сыерчык бураннары булмады»

Көннәр кинәт җылытты. Әкренләп халык өске киемнәрен юкаракка алыштырып, кайберәүләр бөтенләй чишенә үк башлады.

 

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әле чишенеп бетмәскә куша.

– Апрельдә 20 градус җылы булырга тиеш түгел әле ул. Әле бит сыерчык бураны да булмады. Менә күрерсез, булачак ул. Бу атна ахырында салкынайтып ала, – ди Әмир абый.

  Аның фикеренчә, әле май аенда ике тапкыр көннәр салкынайтасы бар. Беренчесе – 3 май тирәләрендә шомырт салкыннары булачак, икенчесе исә май ахырында көтелә. Анысында балан чәчәк атачак.  

– Чын җәйне июнь башында көтегез. Ничек кенә җылы теләсәк тә, табигатьнең үз законы аның. Барыбер үзенчә эшли, – ди синоптик.  

Синоптиклар фаразынча,  киләсе атна башында төнлә 5 градуска кадәр салкын булачагы искәртелә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Ватаным Татарстан 

 https://matbugat.ru/news/?id=32773

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X