Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хастаханәгә барганда җан бирә

Үсмер кыз хәле начарайганнан-начарая. Әти-әниләре ашыгыч ярдәм станциясе медикларын чакырта, ләкин фельдшерлар, буш машиналар юк дип, Тряпинога килми. Әти-әнисе авыруны үзаллы хастаханәгә илтергә карар итә, ләкин юлда кыз бала җан бирә


Ай башында Авыргазы районында фаҗигале хәл була. Тряпино авылында яшәүче 16 яшьлек кыз чирләп китә. Аны Толбазыга педиатрга җибәрәләр. Район  үзәгендә үсмер кызга диагноз куеп кайтаралар, табиб аңа тиешле препаратлар билгели.


«Аургазинский вестник» хәбәр итүенчә, икенче көнне кызның хәле яхшыруга таба бармый. Өйгә фельдшер чакырталар, ул дәвалаучы табиб кушуы буенча кирәкле укол кадый. Ләкин укол да ярдәм итми! Үсмер кыз хәле начарайганнан-начарая. Әти-әниләре ашыгыч ярдәм станциясе медикларын чакырта, ләкин фельдшерлар, буш машиналар юк дип, Тряпинога килми. Әти-әнисе  авыруны үзаллы хастаханәгә илтергә карар итә, ләкин юлда кыз бала җан бирә.


Мәрхүм кыз баланың әти-әнисе сүзләре буенча, фельдшерга баргач та, педиатрга баргач та, алар кызларын хастаханәгә салырга тели. Әмма ләкин педиатрия бүлегендә урыннар юк дип, аларны кире борып кайтаралар.


Әлеге вакытта хокук саклау органнары фаҗиганең бөтен нечкәлекләрен ачыклау белән мәшгуль. “Район хастаханәсе хезмәткәрләре тарафыннан ялгышлык буенча балигъ булмаганның үлеменә китергән тиешсез  хезмәтләр күрсәтү” маддәсе буенча җинаять эше ачылган.


Шушы җинаять эшенә кагылган тикшерү эшләре  кысаларында 18 айлык  бала һәм бер өлкән кешенең үлеменә дә хокукый бәя биреләчәк.  Югарыда язылган үлемнәргә хастаханә хезмәткәрләренең үз эшләренә ваемсыз каравы китергәнме, әллә инде юкмы -  моны тикшерү ачыклаячак, дип яза Өмет басмасы.


Фото: pixabay.com/ru

http://baltaci.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев