Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Хатлар йорты" Рөстәм Миңнеханов идеясына ияреп, хатлар флешмобы башлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмында Халыкара интернетсыз көнгә әзерлеге турында язды.

«Бу ялларда миңа кәгазьгә язган хатлар һәм матур открыткалар гына җибәрәсезме?» — дип сорады ул язылучыларыннан. Президентның бу идеясенә беренче булып татарча открыткалар ясаучы Энҗе Садыйкова иярде, ул үзенең иҗади аккаунтында флешмоб игълан иткән.

«Милләттәшләр! @rusminnikhanov бу ялларны интернетсыз үткәрергә дәшә! Шул исәптән без дә бар татар халкын хат язарга — хат алышырга — узара җепләрне ныгытырга, җылытырга, якынайтырга чакырабыз! Əйдәгез киләсе ике көн дәвамында якыннарга, дусларга, туганнарга, авылларга, чит төбәк һәм чит илләргә хатлар юллыйбыз!» — дип өнди Энҗе Садыйкова.

Энҗе Садыйкова һәм аның «Хатлар йорты» иҗат берләшмәсе башлаган флешмобта катнашу кагыйдәләре инстаграмда @tatarhatlar аккаунтында язылган.  

 

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев