Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәбәрсез югалган һәр икенче татарстанлы җинаять корбаны булырга мөмкин

Хәбәрсез югалган һәр икенче татарстанлы җинаять корбаны булырга мөмкин. Бүген республикада 490 кеше юкка чыккан дип исәпләнә. Бу хакта брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе бүлеге башлыгы урынбасары Альберт Йосыпов сөйләде.

 

«205 кеше юкка чыгу факты буенча җинаять эшләре кузгатылган. Әгәр эзләү чаралары үткәрү вакытында кешенең кайда булуы ачыкланмаган булса, ә кинәт юкка чыгуда кешенең җинаять корбаны була алуы билгеләре күренә икән, Тикшерү комитеты җинаять эше кузгату турында карар кабул итә», — дип сөйләде полиция хезмәткәре.

Бүгенге көндә 20 балигъ булмаган бала югалган дип санала. Бу 1998-2010 елларда югалган балалар һәм яшүсмерләр.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев