Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәткә сәләтсез кешене карау буенча түләүне дәүләт хезмәтләрендә рәсмиләштереп була

Дәүләт хезмәтләрендә яңа социаль сервис эшли башлады.

Аның ярдәмендә гражданнар эшкә сәләтсез гражданны карау өчен түләү билгеләү турында РФ Пенсия фондына гариза бирә ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөрәҗәгать итүче Россия территориясендә яшәргә һәм РФ Дәүләт хезмәтләрендә расланган исәпкә алу язмасына ия булырга тиеш, шул ук вакытта караучының туганы яки якын кешесе булуы шарт түгел — инвалид яки өлкән кеше ягыннан ярдәмгә ризалык булу җитә.

Карау чоры иминият стажына исәпләнә һәм шәхси лицевой счетта чагылдырыла.

Компенсация түләү I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалид —искәрмә), 80 яшьтән өлкәнрәк яисә дәвалау учреждениесе бәяләмәсе нигезендә карауга мохтаҗ өлкән яшьтәге кешене караучы гражданга билгеләнә.

Айлык түләүне 18 яшькә кадәрге инвалид баланы яки балачактан I төркем инвалидын караган кеше ала.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/29-12-2021/hezm-tk-s-l-tsez-keshene-karau-buencha-t-l-ne-d-l-t-hezm-tl-rend-r-smil-shterep-bula-5846200

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев