Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәмдүнә Тимергалиеваның кабер ташына үлгән көнен дөрес язмаганнар

Җырчыга кабер ташын бертуган абыйсы Фәнәви Тимергалиев куйдырган.

Казанның Курган зиратында Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиева каберенә таш куйганнар. Тик кабер ташына җырчының үлгән көнен һәм әтисенең исемен хата белән язганнар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татар дәүләт филармониясе музее җитәкчесе Алсу Хәкимова хәбәр итте.

Җырчыга кабер ташын Башкортстанда яшәүче бертуган абыйсы Фәнәви Тимергалиев куйдырган. «Бу чараның максаты — Хәмдүнә Тимергалиеваның вафатына бер ел тулу уңаеннан аны искә алу, каберен зиярәт кылу иде. Без шалтыраткач, Фәнәви абый үзенең әлеге чарага кабер ташы ясатып өлгертүен, апасының каберенә таш куйдыру үзенең изге бурычы икәнлеген әйтте», — диде Алсу Хәкимова.

Һәйкәлгә Хәмдүнә Тимергалиеваның яшь чактагы фотосын урнаштырганнар. Җырчының репертуарындагы «Чияле тау» җырыннан алып, ташка «Чияле тау — хыялый тау» дип язылган. Тик һәйкәлдәге язуларда хаталар бар. Җырчы 14 сентябрь көнне вафат булды. Ә кабер ташына 14 октябрь көнне үлде дип куелган. Хәмдүнә Тимергалиеваның әтисенең исеме дә «Сәетгәли кызы» дип, «ә» хәрефе аша язылган.

Кабер ташының фото-видеолары социаль челтәрләрдә дә таралды. Интернет кулланучылар да әлеге хаталарга игътибар иткән.

«Ерак юлны якын итеп килгән өлкән яшьтәге кешегә бу турыда әйтергә кыенсындык. Әмма бу шул килеш калдырыла торган хаталар түгел. Фәнәви абыйның үзе белән киңәшләшеп үзгәртелер дип уйлыйм. Кабер ташы ул яңартыла торган әйбер. Үлгәннәрнең кабере - мәңгелек йорт. Ә кабер ташы ул — дөнья бизәге. Бәлки киләчәктә тагын да матуррак, әйбәтрәк таш куелыр», — диде Алсу Хәкимова. 

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X