Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәния Фәрхи музее ачылачак

Сеңлесе аны туган якларында  ачарга җыена.

 

Тәтешледә Хәния Фәрхи музее ачылачак. Бу хакта аның сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина хәбәр иткән. Ул Казаннан җырчының сәхнә күлмәкләрен алып кайткан, аларны Инстаграмда да күрсәтте. Инстадусларыннан апасы турында истәлекләр белән уртаклашуларын сораган.

«Ходай насыйп итеп, изге теләкләребез кабул булса иде. Кояшымның туган ягында музей ачарга теләгебез. Бу изге эшкә сезне дә чакырып калам. Минем күз нурым бик тә бүләк бирергә ярата иде. Әгәр аны хәтерләткән якты истәлек булса, музей ачылуда сезнең дә өлешегез булыр иде. Мәңгелек бер моң булып туган моңлы сандугачыбызның иҗаты мәңгелек булуына иманым камил», — дип яза  Фирүзә.

«Күлмәкләренә хәтле якын. Таныш күлмәкләрен карый башладым. Күрмәгәннәре дә бар икән әле», «Бу күлмәкләр барлык татар тамашачысына да искиткеч якын», «Изге юлда йөрисең», — дип яза инстачылар.

Чыганак: Өмет

 http://www.sahne.ru/news/xeberler/khniya-frkhi-muzee-achylachak

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев