Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәрби комиссариатлар армиягә пропискасыз гына чакыра башлаячак

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ). Оборона министрлыгында яңа кагыйдәләр эшләнде. Алар нигезендә хәрби комиссариатларда районда фактта яшәүче барлык яшьләргә исәп карточкалары төзи башлаячаклар. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

 

Төзәтмәләр хәрби исәпкә алу турындагы Нигезләмәгә кертелде.

Шулай итеп, ведомство фикеренчә, бу яңалык, үзләрен чакырмасын өчен, башка шәһәргә күчүче «армиядән качучылар» проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

«Европа континенты илләренең демографик чокырга чумуы - глобаль проблема.  Аның белән югары, урта уку йортлары һәм кораллы көчләр көрәшә. Шуңа күрә армиядә ресурсларның объектив җитмәве, әлбәттә, бар», — дип аңлатты хәрби эксперт Андрей Кошкин.

Шулай итеп, армиядә хезмәт итүдән читләшү проблемасы гына хәл ителеп калмаячак, яңалык теркәлүгә бәйле проблемалар аркасында моны эшли алмаган кешеләргә хәрби вузга керергә мөмкинлек бирәчәк.

Чыганак мәгълүматлары буенча, төзәтмәләр агымдагы елның ахырында ук үз көченә керергә мөмкин.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/21/194004/

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев