Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кичәге авариядә үлгән ике бала лениногорскилы булып чыкты

Кичә Миңнебай-Әлмәт юлындагы авариядә һәлак булучы балалар, чыннан да, лениногорскилылар булып чыкты. Иске Шөгернеке Тәбрис абый белән Чия апа әлеге һәлакәттә үзләренең 15 яшьлек кызларын һәм 10 яшьлек улларын югалтты. Социаль челтәрләрдә бу хакта бик күпләр үзара фикер алышты. Алар кемнәр булган соң? дигән сорауга Шөгер авыл җирлеге башлыгы Надежда...

Кичә Миңнебай-Әлмәт юлындагы авариядә һәлак булучы балалар, чыннан да, лениногорскилылар булып чыкты.
Иске Шөгернеке Тәбрис абый белән Чия апа әлеге һәлакәттә үзләренең 15 яшьлек кызларын һәм 10 яшьлек улларын югалтты.
Социаль челтәрләрдә бу хакта бик күпләр үзара фикер алышты. Алар кемнәр булган соң? дигән сорауга Шөгер авыл җирлеге башлыгы Надежда Вакулюк болай дип яза:
-Алар Иске Шөгердә яши, ялгышмасам Җәлил урамында. Әниләре "Эссен" кибетендә эшли, әтиләре беркадәр Шөгердә таксида эшләде. Минем иптәш кызым булган туганнары авария булган урынга шунда ук киткәннәр. Кызларының үле гәүдәсе алты сәгать җир өстендә яткан, улларыныкы - машинада. Аларны җирләү бүгенгә планлаштырыла, әмма балалар әлегә Әлмәттәге моргта. Ихластан аларның олы кайгысын уртаклашам, әмма ничектер алга таба яшәү көче табарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария альметьевскминнебаево