Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Килендәшләр бер үк көнне әни булган

Британиядә 33 яшьлек Джули һәм 27 яшьлек Керри бертуган егетләргә кияүгә чыга.

Шунысы гаҗәп, алар бер үк вакытта балага уза. Булачак әниләр бер-берсенә йөклелек дәвамында терәк, киңәшче була. Икесе дә карыннарында кыз балалар йөрткән хатыннар еш кына балаларыбыз бер үк вакытта туса, ничек яхшы булыр иде, дип шаярталар.

Теләкләре фәрештәләрнең "амин" дигәненә туры килә, күрәсең. Берсенең бала тудыру көне икенчесеннән берничә атнага алдан билгеләнсә дә, сабыйлар бер көнне, бер үк бала тудыру йортында, хәтта бер палатада дөньяга килгән. Алай гына да түгел, аларны бер үк акушерка бала таптырган. Менә шундый гаҗәп хәлләр.

Яшь әниләр кызлары иң яхшы дуслар булып үсәр, дип ышана.

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zhizn/kilend-shl-r-ber-k-k-nne-ni-bulgan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев