Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләсе атнада республикадагы кайсы предприятиеләрнең эшләячәкләре билгеле булачак

Татарстанда ял атнасында эшләячәк оешмалар һәм предприятиеләр исемлеге аталачак.

 

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

"Документ киләсе атнада чыгачак, анда эш тәртибе һәм штат режимында эшне дәвам итәчәк оешмалар исемлеге билгеләнәчәк», – дип билгеләп үтте ул.

ТР Баш санитар табибы, сәламәтлек саклау хезмәте һәм Роспотребнадзор штат режимында эшләячәк, дип өстәде.

20 октябрьдә Президент Владимир Путин, яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, бөтен Россия буенча хезмәт хакын саклау белән бергә, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр кертте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча, Covid-19 таратуга каршы көрәш буенча оператив штаб белән берлектә, республикада эшләми торган көннәр башка күп кенә төбәкләрдә кебек 31 октябрьдән башлап 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

https://www.tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев