Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кирәкмәгән кершәнне һәм кремны нишләтергә?

Һәр хатын-кызда исе, төсе ошамый яисә туры килми торган крем, кершән ише косметика булмый калмый. Кызыгып алабыз да, аннары нишләтергә белми аптырыйбыз. Ташларга да кызганыч. Хәер, ташларга ашыкмагыз. Аларны көнкүрештә дә кулланып була бит.

Тоник Күпчелек тоникларның составында спирт бар. Димәк, ул – бер дигән антисептик. Шулай ук аның белән телефон экранын яки компьютер клавиатурасын да чистартырга була. Тоник андагы бактерияләрне үтерә.

Косметик май
Күгәрми торган корычтан эшләнгән кулъюгычны чистарту өчен бара. Чүпрәккә бер тамчы косметик май тамызыгыз да кулъюгычны яхшылап сөртегез, соңыннан май калдыкларын кәгазь салфетка белән сөртеп алыгыз. Бу хәйләкәр ысулны кибетләрдә дә кулланалар: кулъюгычлар ялтырап торсын өчен, аны косметик май белән сөртеп чыгалар.
 

Үтәкүренмәле лак

Тырнак лагы яхшы җилем дә әле ул – кечкенә детальләрне ябыштыру өчен ярый. Мәсәлән, яраткан күзлегегез сынып чыкса, аны лак ярдәмендә ябыштырырга мөмкин. Шулай ук йорт җиһазларының кыршылган урынына да үтәкүренмәле лак тидерәләр – ул кыршылган эзне каплый, ялтыратып җибәрә.

Кершән

Составында минераль тозлар булган кершән дымны сеңдерә. Спорт залына барыр алдыннан тәннең тирли торган җирләренә – култык астына, кулның терсәктән бөгелгән өлешенә, уч төпләренә кершән тидереп чыгыгыз, соңыннан ул төшләр әчетмәс өчен кирәк бу. Тарала торган кершән коры шампуньне алыштыра. Чәч тамырларына бераз гына кершән тидерегез. Ул баштагы майны үзенә сеңдерә. Бераз тоткач, башны аска иеп, чәчләрне яхшылап (кершәне коелып бетәрлек итеп) тарагыз.

Лак бетерү сыеклыгы

Аның составында ацетон бар, ә ул тапларны бетерү өчен әйбәт. Бармагыгызга җилем тиеп, ул катып калса, аңа лак бетерү сыеклыгы тидерегез һәм 30 секунд тотканнан соң сөртеп алыгыз. Кафельне чистартырга теләсәгез, җылы суга лак бетерә торган сыеклыкны кушып, шул су белән юыгыз.

Крем

Сезгә туры килмәгән кремны күннән эшләнгән әйберләрегез һичшиксез яратачак. Сумка яки аяк киемен яңартып җибәрү өчен аңа тән тиресенә тидерә торган кремны тидерү дә җитә. Кышкы аяк киемен шкафка алып куяр алдыннан шулай ук крем тидерергә мөмкин.

http://syuyumbike.ru/news/matur-bulyk/kirkmgn-kershnne-m-kremny-nishlterg

 

 http://bavly-tat.ru/news/kirkle-kyzykly-sandygy/kirkmgn-kershnne-m-kremny-nishlterg

Фото: pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев