Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кирлегәч апалары тик тормый, һәрвакыт мәшгульләр

Кирлегәч авылының апалары - "Ихлас" төркеме бик актив.

Конкурсларда катнашалар, төрле  ярыш-бәйге алардан башка узмый. Авылдагы мәдәни чаралар үзәгендә дә аларны күрергә була.

Менә авыл мәдәният йортында кул эшләре белән дә шөгыльләнәләр. Даими укучыбыз Әлфия апа Галимова үз битендә болай дип хәбәр итә:

- Бүген жыелып, Галибәбез алып килгән төймәләрдән дисбеләр тездек. Бик матур чыкты...

Галибә апага ул төймәләрне Чаллыдан балалары алып кайткан. Апалар бик күп дисбеләр ясаган. "Безгә еш кына кунаклар килгәли, бүләк итеп бирербез", диделәр.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев