Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кирлегәчнең кышкы, сихри урамнарына сокланып, шигырь туган

Кирлегәчтә яшәүче Әлфия апа Галимова кичке авылга сокланып, күңелендә булган якты хисләрен шигырь юлларына салган.

Әйдәгез, бергәләп шигырьне укыйк. Кышкы авыл урамнары чыннан да бик матур.

АВЫЛ КИЧЕ ТЫНЫЧ,МОҢСУ ГЫНА,
ТИК НИГӘДЕР БИК ТӘ КАДЕРЛЕ,
АП-АК КАРЛАР ҖЕМЕЛДӘШӘ ӘНӘ,
БЕЗГӘ СӘЛАМ БИРӘ ШИКЕЛЛЕ...


ТӘРӘЗЛӘРДӘ УТЛАР КҮРЕНГӘЛИ,
ЭШТӘГЕЛӘР ЭШТӘН КАЙТКАННАР,
МАЛ КАРАЛГАН,СЫЕРЛАР САВЫЛГАН,
ӘТӘЧ, ТАВЫК КҮПТӘН ЯТКАННАР.


АВЫЛ ӨСТЕ СӘЕР МАТУРЛЫКТА,
ШОКЕРАНА КЫЛЫП КУЯМЫН,
ШУШЫ ХОЗУРЛЫККА ШАКЛАР КАТЫП,
ӘЛХӘМДУЛИЛЛАХ ДИП КУЯМЫН.


БИК ТӘ МАТУР АВЫЛЫМ КИЧЛӘРЕ
АП-АК КАРНЫ КҮРЕП ТУЙМАССЫҢ,
ШУШЫ МАТУРЛЫКНЫ КҮРГЭН САЕН,
ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ӘКИЯТТӘ КЕБЕК
СИХЕРЛӘНГӘН КЕБЕК ТОЯСЫҢ...

ӘЛФИЯ ГАЛИМОВА

7.12.18 ЕЛ.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев