Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көнеңне шулай башла

Һәр көнеңне шундый сүзләрдән башла: 1) Мин бүген көнемне яхшы, сөенечле эшләрдә уздырачакмын.

 


2) Бүген мин кешеләргә карата йомшак һәм матур мөгамәләдә булачакмын. Кешеләрнең хаталарына һәм кимчелекләренә игътибар итмәячәкмен, аларны гаепләмәячәкмен.
3) Бүгенге көн миңа бәхетле булыр өчен бүләк ителде. Шуңа күрә мин бүген аерым бер үзенчәлекле бәхеткә ия булачакмын.
4) Дөньяны яхшы якка үзгәртә алмасам да, аңа барыбер үземнең өлешемне кертәчәкмен.
5) Бүген мин яхшы китап укырга ун минут булса да вакыт сарыф итәчәкмен. Ашаган ризыгым каткан ипи булса да, Аллаһка шөкер кылып, аның ләззәтен татырга тырышачакмын һәм тормышымда булган матур мизгелләрне искә төшереп, шатлык дәрьясында йөзәчәкмен.

6) Бүген мин беркемгә дә сиздермичә бер яхшылык эшләячәкмен һәм ул изгелегемнең нурын йөрәгемә сеңдерәчәкмен.
7) Бүген мин берәр эш эшләгәндә авырлык хис итсәм дә, аны беркемгә дә сиздермәячәкмен. Хәтта ул эшнең авырлыгын татысам да.
8) Бүген мин ниятләгән эшләремнең барысын да эшли алмасам да, эшләнгәннәре өчен сөенеп, Аллаһ Тәгаләгә шөкерана кылачакмын.
9) Мин шиксез инанам: Аллаһ Тәгалә мине ярата һәм миңа фәкать игелек кенә тели.

10) Шулай фикер-ләвемне һәм шулай яшәргә тырышуымны күреп, миңа сәерсенеп караган кешеләрнең сүзләренә карап ниятләгән эшләремнән тайпылмаячакмын.
Әнә шулай дип үзенә эчке боерык бирә алган кеше, һичшиксез, иң бәхетле кеше булачак.

Рамил Юныс.
(“Нәрсә ул бәхет?” китабыннан).

Фото - Pixabay.com

 http://muslumirc.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X