Бүген Татарстанда җылы, әмма шул ук вакытта дымлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көндез республикада урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Татарстанда уртача тизлектә төньяк-көнбатыштан исүче җил хөкем сөрәчәк.
Көндезге сәгатьләрдә һава 21-26 градуска кадәр җылыначак.
Чәршәмбе көндезге температура +25 градус тирәсе булачак, ә пәнҗешәмбе +28 градуска кадәр җылытачак.
Нет комментариев