Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Комиссариатка повестка буенча килмәүчеләргә машина йөртү таныклыгы бирмәскә мөмкиннәр

Повестка алган, әмма хәрби комиссариатка килмәгән гражданнар машина йөртү таныклыгы ала алмаячак. Мондый таләпләр билгели торган боерык проектын Эчке эшләр министрлыгы эшләгән.

Ул норматив актлар проектлары порталында җәмәгатьчелеккә фикер алышу өчен урнаштырылган. «Российская газета» шул турыда яза.

Мондый тәкъдим повестка буенча хәрби комиссариатка килмәгән гражданнарга гына түгел, ә хәрби исәпкә алынырга тиеш булган, әмма исәпкә басмаган кешеләргә дә кагыла. Алар бу бурычын үтәгәннән соң гына машина йөртү таныклыгы ала алачак.

Машина йөртү таныклыгы алу мөмкинлеген чикләүдән тыш, закон автомобильгә кагылышлы теркәү гамәлләрен үткәрүгә дә чикләү билгеләгән.

Димәк, повестка буенча килмәүче үз бурычын үтәгәнче, машинасын исәпкә куя да, исәптән чыгара да алмаячак.

"Татар-информ" сайтыннан

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев