Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коронавирус белән бәйле рәвештә түгәрәк һәм секцияләрнең эш тәртибе ничек булачак

Татарстанда балалар өчен түгәрәкләр һәм секцияләр эшендә чикләүләр юк, әмма Covid-19 коронавирусы аркасында өстәмә белем бирү учреждениеләренә кайбер таләпләрне үтәргә туры киләчәк. Роспотребнадзор ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина шулай дип белдерде.

 

«Бүгенге көндә балалар өчен түгәрәкләр, секцияләр һәм өстәмә дәресләр үткәрелә торган мәдәният һәм башка төрле үзәкләрнең эшенә карата чикләүләр юк. Әмма әлеге оешмалар барлык кисәтү чараларын да төгәл үтәргә һәм ачылыр алдыннан бер көннән дә соңга калмыйча безгә бу хакта хәбәр итәргә тиеш», — дип искәртте Патяшина.

Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабы белән бергә белем бирү эшчәнлеге дә үз эзенә төште. 1 сентябрьдән Татарстан мәктәпләрендә гадәти режимда уку елы башланачак.

Патяшина әлегә йөздән артык кеше катнашында урам чаралары үткәрергә рөхсәт ителмәвен билгеләп үтте. Ябык бинада исә бер үк вакытта илледән артык кеше җыелмаска тиеш.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев