Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Коронавирус котыра, әмма рак беркая да китмәде..."

4 февраль — Бөтендөнья рак белән көрәшү көне. Шул уңайдан, табиблар журналистлар белән очрашып, проблемалар, яман шешнең торышы хакында сөйләде.

 

2021 елда өлкән яшьтәге халыкның аерым төркемнәрен диспансерлаштыру кысаларында яман шешнең 794 очрагы ачыкланган. Шуларның 85,3%ы, ягъни 682се башлангыч (I-II) стадияләрдә булган.

- Коронавирус төрле төсмерләргә кереп котыра. Хәтта ГРИПП белән ОРВИны да кысрыклап чыгарды, әмма, кызганыч, рак беркая да китмәде. Әлеге зәхмәтнең бер яхшылыгы тисә, ягъни яман шеш авырулары юкка чыкса ничек яхшы булыр иде! Әмма алай түгел шул. Барыбыз да коронавирус белән мәшгуль булганга күрә, рак белән авыручыларны ачыклау очраклары кими. Ләкин ул беркая да китми, димәк, үзе турында соңрак белгертәчәк. Шулай да яхшы әйберләр турында да сөйләшәсе килә: 2020 елда барлык профилактик чаралар (өлкән яшьтәге халыкның аерым төркемнәрен диспансерлаштыруны да кертеп) туктатылган булса, 2021 елда эшләр җайлана башлады. Мин хәзер Идел буе федераль округы, шул исәптән Татарстан турында сөйлим, - диде профессор, Идел буе федераль округының штаттан тыш баш белгече Рөстәм Хәсәнов.

2021 елда өлкән яшьтәге халыкның аерым төркемнәрен диспансерлаштыру кысаларында яман шешнең 794 очрагы ачыкланган. Шуларның 85,3%ы, ягъни 682се башлангыч (I-II) стадияләрдә булган. 2021 ел дәвамында Республика клиник онкология диспансерында тәүлек буе эшли торган стационарда – 39 947 пациент һәм көндезге стационарда 29 432 пациент дәваланган, югары технологияле медицина ярдәме буенча 2 733 пациентка ярдәм күрсәтелгән.

Рөстәм Хәсәнов сүзләренчә, соңгы биш елда рак дәвалауны финанслау 55 процентка арткан. Бу акчалар авыручыларны алдынгы препаратлар белән дәваларга мөмкинлек бирә, диде профессор.

http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/koronavirus-kotyra-mma-rak-berkaya-da-kitmde

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дети и коронавирус рак рак чире