Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коронавирус тулы бер гаиләне алып киткән - яңа туган сабый гына калган

Хәзер опека органнары исән калган нарасыйның язмышын хәл итә.

Санкт-Петербургта яшәгән гаиләдә беренче булып малайның бабасы авырып, дәваханәдә җан бирә. Берничә көннән соң аның хатыны һәм йөклелекнең соңгы аенда булган 36 яшьлек кызы дәваханәгә салына. Хатын реанимациягә урнаштырыла, ИВЛ аппаратына тоташтырыла.

Әтисенең үлүен белгәч, ул табибларга булачак улын бабасы хөрмәтенә атарга теләвен белдергән. Тиздән пациентка үлә, әмма табиблар сабыйның гомерен саклап кала ала. Берничә көннән соң икенче дәваханәдә сабыйның әбисе вафат була.

Үлгән хатынның туганнан туган апасы журналистларга белдерүенчә, аның сеңлесенең баласының биологик әтисе турында берни дә билгеле түгел. Аның сүзләренә караганда, 36 яшьлек апасы, сөяркәсе белән яшәмәсә дә, сабыйны табарга булган.

Чыганак

  https://matbugat.ru/news/?id=31231

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев