Заман сулышы

Коронавирусны ачыклауның иң ышанычлы ысулын атадылар

ПЦР-тестлар COVID-19 коронавирусын ачыклауның иң ышанычлы ысулы булып тора.

Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты эксперты Михаил Лебедев сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

«Кызганыч, ялган нәтиҗәләр күп була. Шуңа күрә коронавирусны чын-чынлап турыдан-туры юл белән генә күреп була, ә турыдан-туры ысул ул — ПЦР алымы», — диде ул.

Реклама

Белгеч сүзләренчә, экспресс-тестлар эпидемиологик тикшеренүләр өчен дә туры килә, әмма алар инфекция турында хәбәр итә торган М иммуноглобулины булуын һәрвакытта да күрсәтмәскә мөмкин. 

 

https://tatar-inform.tatar/news/health/15-10-2020/koronavirusny-achyklauny-i-yshanychly-ysulyn-atadylar-5778984

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: