Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коронавирустан прививкалар ясатучылар арасында 100әр мең сум акча уйнатылачак

Чарада 18 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр катнаша ала, җиңүчеләр очраклы сайлап алу алгоритмын кулланучы компьютер белән билгеләнәчәк.

1 сентябрьдән Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан гражданнарны бүләкләү программасы старт ала. Әйтик, 1 декабрьгә кадәр 100әр мең сумлык приз уйнатылачак, диелә РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карарда. 

Акция уникаль язылу номеры буенча вакцинацияләнүчеләрнең Бердәм регистры нигезендә үткәреләчәк. Чарада 18 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр катнаша ала, җиңүчеләр очраклы сайлап алу алгоритмын кулланучы компьютер белән билгеләнәчәк.  Уенны лотереяның рәсми сайтында — бонусзаздоровье.рф. үткәрү планлаштырыла.нәтиҗәләр белән шунда ук яки массакүләм мәгълүмат чараларында танышырга мөмкин булачак. 

"Барлыгы 1000 җиңүче билгеләнәчәк. Һәркем 100әр мең сум акча алачак. Лотерея нәтиҗәләре составын соңрак билгеләячәк махсус тираж комиссиясе тарафыннан расланачак",-ди  Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.

Документта хәбәр ителгәнчә, катнашучылар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында тулы исәпкә алынырга һәм өч ай дәвамында, отканнан соң, үз банк картасының номерын күрсәтергә тиеш булачак.

"Банк реквизитларын раслаганнан соң, акчалата бүләк автомат рәвештә җиңүче хисабына алыначак. Призларны түләү призлар уйнатылган көннән алып алты ай дәвамында башкарыла", - диелә Министрлар Кабинеты хәбәрендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев