Заман сулышы

Коронавирустан өйдә дәваланучыларга бирелә торган 12 төрле дару бушлай була

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән амбулатор шартларда дәваланаучы пациентларга билгеләнә торган 12 төрле препарат бушлай биреләчәк.

Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сөйләде.

«Бүлеп бирелгән 146 миллион сумның 132 миллионына дарулар сатып алынды. Без килешү төзегән 12 төрле даруның унысы кайтарылды», — диде министр урынбасары.

Фәридә Яркәева сүзләренчә, якын арада «Интерферон» һәм «Левофлоксацин» даруларына килешү төзеләчәк.

Табиблар бу даруларны билгеләгәч, аларны кабул итү схемасын, каршы күрсәтмәләрне, аларны кабул иткәннән соң булырга мөмкин нәтиҗәләрне аңлатырга тиеш.

Реклама

Әлеге ике препарат та Covid-19 коронавирусының җиңел һәм уртача катлаулы, пневмонияле һәм пневмониясез формаларында кулланыла.  

 

https://tatar-inform.tatar/news/health/18-11-2020/koronavirustan-yd-d-valanuchylarga-birel-torgan-12-t-rle-daru-bushlay-bula-5786518

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: