Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ковидка түләүсез дарулар алу өчен мазок тапшыру мәҗбүри түгел

Коронавирустан бушлай препаратлар алу өчен Covid-19 инфекциясенә мазок тапшыру мәҗбүри түгел.

Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бушлай даруларны өйдә дәваланучы коронавирус инфекциясе яки хастаханәдән тыш пневмония белән авыручы татарстанлылар алырга мөмкин.

«Табиб пациентның торышына, температурасы, гриппның, хроник авыруларның бармы-юкмы икәнен тикшерә. Әгәр кешегә  мондый дәвалау күпкә нәтиҗәлерәк булса, аңа препаратлар бирелә», — дип хәбәр иттеләр ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Ведомствода табиб пациентка препаратларның якынча гамәлләре турында кисәтергә һәм пациентның өйдә дәвалануга язма ризалыгын алырга һәм препаратларны кабул итү схемасын аңлатырга тиеш,дип аңлаттылар.

Авыруларга препаратлар комплектын волонтерлар тәүлек дәвамында китереп бирергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев