Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күпбалалы гаиләләргә янгын турында хәбәр итүче җайланма урнаштыруның яңа этабы башланды

Татарстанда күп балалы гаиләләргә янгын турында хәбәр итү җиһазлары урнаштыруның яңа этабы башланды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

 

«Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән быелгы язда республика бюджетыннан бүленгән акча хисабына 84 меңнән артык янгын турында хәбәр итү җиһазы урнаштырылачак», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре әлеге акцияне инде бүген үк башлады. Алар өч нәни бала тәрбияләнә торган гаиләдә булды.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре фатирда янгын турында хәбәр итү җиһазы урнаштырды һәм аның ничек эшләве хакында сөйләде. Гаилә башлыгы күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм күп кеше яшәгән йортларда мондый датчикларның файдасы зур булуын искәртте.

  • Искәртеп китик: 2018 елда районыбызның  Федотовка авылында янгын турында кисәткеч җайланма унике кешенең гомерен саклап калган иде.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын турында хәбәр итүче җайланма датчик