Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Красноярск лагеренда исерек әйдаман кыз баланы көчләргә теләгән

Тикшерүчеләр Красноярск краеның Ачинск районында "Сокол" лагерында исерек вожатыйның йоклап яткан кече яшьтәге кыз балага һөҗүм итү факты буенча сексуаль характердагы көчләү гамәлләре турында җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә "РИА-Новости"га Тикшерү комитетының край буенча Баш Тикшерү идарәсе вәкиле Ольга Шаманская. Элегрәк ашыгыч хезмәтләрдәге чыганаклар, якынча мәгълүматлар буенча, 5 августта...

Тикшерүчеләр Красноярск краеның Ачинск районында "Сокол" лагерында исерек вожатыйның йоклап яткан кече яшьтәге кыз балага һөҗүм итү факты буенча сексуаль характердагы көчләү гамәлләре турында җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә "РИА-Новости"га Тикшерү комитетының край буенча Баш Тикшерү идарәсе вәкиле Ольга Шаманская.

Элегрәк ашыгыч хезмәтләрдәге чыганаклар, якынча мәгълүматлар буенча, 5 августта кич дискотекадан соң 22 яшьлек вожатыйлар спиртлы эчемлек эчкәннәр, аннары аларның берсе ике кече яшьтәге кыз йоклаган йокы бүлмәсенә кергән дип хәбәр иткән иде. Ул кече яшьтәге кызга һөҗүм иткән, әмма бала ычкынып кача алган. Аннары ата-аналарына шалтыратып барысын да сөйләгән, соңгылары лагерь җитәкчелегенә чыккан.
"Хәзер вожатый егет тоткарланган. Һөҗүм факты буенча РФ ҖК 132 маддәсе 4 бүлеге ("14 яше тулмаган балага карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылу") билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Якынча мәгълүматлар буенча, вожатый балага йоклаган вакытта һөҗүм иткән, аның йокы киемнәрен салдырырга омтылган, әмма кыз каршылык күрсәткән, вожатыйның эче астына типкән һәм йөгереп чыгып киткән. Аннары әти-әнисенә шалтыраткан", - диде Шаманская.
Хәзер бу хәлнең нечкәлекләре ачыклана.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев